Кичә Җыелма балалар хоры Мария театры сәхнәсендә чыгыш ясады

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россиянең 83 төбәгеннән бер мең бала бергә беренче тапкыр  Санкт-Петербургта Мария театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев җитәкчелегендә чыгыш ясады – алар балалар өчен язылган популяр җырлар башкардылар.  Балалар хоры Мария театрының яңа сәхнәсендә аның Симфоник оркестрына кушылып җырлады. Шуннан алдагы көндә РФ Президенты   Владимир Путин Дәүләт академия Мария театрында булды һәм Россиянең җыелма балалар хоры  репетициясен карады.  

Хорга балалар бөтен Россиядән конкурс нигезендә җыелды. Татарстан музыка һәм сәнгать мәктәпләреннән барлыгы 10 бала сайлап алынды.

Бүген Мария театрының Концерт залында олимпия җырын тасмага яздыру башланды.

Яшь җырчылар өчен мәдәни программа да каралган иде. Алар Эрмитажда, Рус музеенда булдылар, Мария театрында «Щелкунчик» балетын карадылар. Хор 2014 елгы кышкы Олимпияда ябылышы тантанасында чыгыш ясаячак. Киләчәктә коллективның төрле мәдәни проектларда, фестивальләрдә, халыкара чараларда, дәүләт күләмендәге тантаналарда һәм истәлекле даталар уңаеннан уздырылган бәйрәмнәрдә катнашуы каралган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International