2014 елның 23-26 гыйнварында Г.Камал театрында “Нур” Уфа дәүләт театры гастрольләре үтә

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле журналистлар! Сезне Казанда үтәчәк «Нур» Уфа дәүләт театры гастрольләре уңаеннан матбугат конференциясенә чакырабыз. Конференция 10 гыйнварда 11 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече залында була. 

Катнашалар:

Урал Гыйрфатуллин – “Нур” Уфа дәүләт театры директоры, Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Әбелхәер Сафиуллин – “Нур” Уфа дәүләт театрының баш режиссеры, Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе;

Илфир Якупов – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры.

“Нур” Уфа дәүләт театры гастрольләре Казанда 2014 елның 23-26 гыйнварында үтәчәк. Гастроль афишасында 4 спектакль тәкъдим ителә: М.Фәйзи «Ак калфак», Р.Нурлыгаянов «Ак чәчәк – сиңа бүләк», Ш.Хөсәенов «Әниемнең ак күлмәге» һәм Урал Гыйрфатуллин белән режиссер Гүзәл Акбердинадан «Нурлы сәфәр» дип аталган махсус проект.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International