Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында «Оренбур бизәкләре» дигән күргәзмә ачылды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

8 гыйнварда Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының күргәзмәләр залында Оренбур өлкә сынлы сәнгать музее һәм Алабуга дәүләт музей тыюлыгының уртак проекты «Оренбур бизәкләре»  дигән күргәзмә ачылды.

Экспозиция традицион халык сәнгатенең үзенчәлеген һәм буыннан-буынга тапшырыла килүен саклап калу максатларында төзелгән.

Оренбур шәлләре — Россиянең гомуми мәдәни мирасының бер өлешен тәшкил итә.

 «Оренбур бизәкләре» күргәзмәсендә әлеге төбәктә яшәүче иң оста шәл бәйләүчеләр эшләре белән танышырга мөмкин. Алар тудырган сәнгать әсәрләре Оренбур өлкәсенең данын бөтен дөньяга таратты.

«Сочи-2014» Олимпиадасы башланыр алдыннан әлеге чара символы төшерелгән мамык шәлләрне тәкъдим итү булды. Шул рәвешчә, шәл бәйләүчеләр үзләренең иң югары дәрәҗә осталыкларын күрсәттеләр.

Күргәзмә ачылышында Оренбур сынлы сәнгать өлкә музее фәнни хезмәткәре Алёна Медякова мамык җеп эрләү һәм шәл бәйләү буенча осталык дәресе уздырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International