ТР муниципалитетларында үзәктәге яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс старт алды.
Үткән елларда ТРның барлык муниципаль районнарында яңа ел чыршылары, чаралары оештырылды. Быел ТР шәһәрләрендә һәм районнарында яңа ел чыршыларының иң матур бизәлешенә конкурс уздырырга карар кабул ителде. Конкурсны ТР Иҗтимагый палатасы һәм ТР Муниципаль берәмлекләре советы оештыра.
Конкурс 30 нчы декабрьдән 1 нче февральгә кадәр узачак.
Иң яхшыларны ачыклау өчен экспертлар – мәдәният хезмәткәрләре, массакүләм чаралар белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр.
Сәнгать ягыннан, утлар белән бизәү, яндагы территорияне тәртипкә китерү: шәһәрчекләр, кар фигуралары, оригинальлек, инновацион якын килү – бәяләнәчәк.
Моннан тыш, әлеге чыршының кешеләр арасында никадәр популяр булуы исәпкә алыначак. Конкурста җиңүчеләргә биреләчәк бүләкләргә 5 млн. 250 мең сум бүленгән. Конкурс 3 төркем буенча уздырыла. Һәрберсендә 1, 2, 3 нче урыннар булачак. 1 нче урын өчен 1 млн. сум биреләчәк, 2 нче өчен – 500 мең сум, 3 нче – 250 мең сум.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан республикасы Мәдәният миинстрлыгының матбугат хезмәте