Әлеге проект Д.Зиминның «Династия» коммерциячел булмаган фонды оештырган «XXI гасырда фәнни музей» VII грант конкурсында җиңгән иде.
Бүген музейга килүчеләр экспонатны эшләгән вакытында күрә алачаклар. Тышкы яктан ул киртәләп алынган мәйданчык рәвешендә. Шушы мәйданчык эчендә билгеле бер тәртиптә минераллар һәм тау токымнары үрнәкләре куелган. Ультрафиолет нурлар белән яктырткач, аларда төрле төсләр балкышы барлыкка килә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте