«Душа танца»-2013 Бөтенроссия премиясе лауреатлары исемнәре игълан ителгән. “Күтәрелүче йолдыз” номинациясендә төп бүләк М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Кристина Андреевага бирелде.
“Душа танца” еллык премиясе 1994 нче елда Россиянең иң өлкән һөнәри басмасы – “Балет” журналы тарафыннан булдырылган.
Бүләкне тапшыру тантанасы һәм гала-концерт 2014 нче елның 30 нчы апрелендә К.С.Станиславский һәм Вл.И.Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыка театры сәхнәсендә була.