Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Баки Урманче исемендәге чираттагы премиясенә конкурс игълан ителде.
Баки Урманче исемендәге премия сынлы сәнгать өлкәсендә аеруча күренекле, һөнәри осталык һәм мәдәнилек югарылыгында, үзенчәлекле автор стиле булган , яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торучы рәсем, графика, скульптура һәм сәнгать әсәрләре тудырган өчен бирелә.
Конкурс биш номинациядә уздырыла:
1. Рәсем
2. Графика
3. Скульптура
4. Гамәли сәнгать
5. Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме
Конкурста катнашуга заявкалар 2013 елның 27 декабреннән 2014 елның 1 февраленә билгеле форма буенча тапшырыла.
Конкурска соңгы ике елда иҗат ителгән әсәрләр куела.
Номинантларның соңгы исемлеге 2014 елның 10 февраленә кадәр формалаштырылачак. Конкурска сайлап алу нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү булачак һәм җиңүчеләр эшләре буенча күргәзмә оештырылачак.
Заявкалар җибәрү өчен почта адресы:
420015, Казан, Пушкин урамы, 66/33
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы
(843) 264-73-91, Guzel.Sungatullina@tatar.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте