Россиянең VI документаль кинофестивале кысаларында Нью-Йоркта Рудольф Нуриевның тууына 75 ел тулу уңаеннан махсус кинопрограмма тәкъдим ителде.
Программада бөек биючегә багышланган ике документаль фильм: «Рудольф Нуриев. Давыл фәрештәсе» (Режиссеры Т. Малова) һәм «Рудольф Нуриев. Туган җир белән бәхилләшү» (Режиссеры Ф. Дәүләтшин) фильмнары, шулай ук Р.Нуриевның үз шәхси архивыннан 8-минутлык видеоязма (беренче тапкыр) күрсәтелде һәм Американың милли дизайн академиясе академигы С.Голлебах әфәнденең Нуриев белән дуслыгы турында чыгышы булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте