Татарстанның җиде мең мәктәп укучысы Республика Чыршы бәйрәмендә катнашты

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстанның җиде мең мәктәп укучысы   бүген «Татнефть-арена» боз спорт сараенда узган Республика Чыршы бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм чарасына 7-11 сыйныф укучылары чакырылган иде. Болар – мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашкан балалар, уку алдынгылары, фестивальләрдә, спорт ярышларында җиңүчеләр, ятим балалар, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр,  шул исәптән республиканың барлык муниципаль районнарыннан  2 мең мәктәп укучысы. Татарстанның мәктәп укучыларын Якынлашып килүче Яңа ел белән Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

 «Татарстанда хыяллар чынга аша» – быелгы Республика Чыршы бәйрәменең темасы шундый.  Сценарийда хыяллары Татарстанда чынга ашкан атаклы һәм уңышка ирешкән кешеләрнең тормышыннан төрле вакыйгаларга нигезләнеп язылган иде.   

Мәктәп укучылары алдында эстрада җырчылары, республиканың күренекле иҗат һәм спорт коллективлары чыгыш ясады. 

Тамаша якынлашып килүче елның  Көнчыгыш календаре буенча символы – Ат белән бәйле төрле күзаллаулар белән бәйле иде.  Балалар Троя атын да, шахмат тактасындагы уен Атын да, әкияти чаптарларны да күрделәр... Вакыйгалар тамашаның төп образы – дага тирәсендә барды.  

Тамашачылар бәйрәмнән бүләкләр, яңа ел күчтәнәчләре белән киттеләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International