24 декабрьдә Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Ял көне рәссамнары хәрәкәтенең еллык өченче күргәзмәсе ачылды.
Анда буяу, акварель белән ясалган кырыктан артык картина куелган. «Ял көне рәссамнары» - иҗат белән һөнәри нигездә шөгыльләнмиләр, картиналар ясау – алар өчен өстәмә шөгыль. Алар үз картиналарын буяу, йон-мамык, иннек-кершән белән дә ясыйлар. Төп кагыйдәләре – бернинди кагыйдәләргә дә буйсынмау. Бу күргәзмәгә эшләр берничек тә сайлап алынмаган. «Без һөнәри рәссамнарның «басуына» керергә уйламыйбыз да, – ди Светлана Шәвәлиева – «Ял көне рәссамнары» республика иҗтимагый хәрәкәте Советы рәисе, – Безнең андый ук осталыгыбыз да юк, аның каруы хис-тойгыларыбыз ташып тора».
Күргәзмә 2014 елның 20 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте