Яшь артистлар ятим балалар алдында чыгыш ясадылар

2013 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

25 декабрьдә ятим балалар, Казан шәһәренең мәктәп-интернатларында һәм ятимнәр йортларында тәрбияләнүчеләр, күп балалы гаиләләрдә үскән балалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен  «Щелкунчик» хәйрия спектакле күрсәтелде.  

Кышкы каникул көннәрендә  Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә балалар өчен яңа ел спектакльләре сериясе күрсәтеләчәк (Казан хореография училищесы белән театрның уртак проекты). Балет спектакльләре 27 декабрьдән 30 декабрьгә һәм 2 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр, көнгә ике тапкыр уйналачак.

Андагы барлык рольләрне  Казан хореография училищесы укучылары башкара.  Тамаша башланыр алдыннан һәм антрактта көзгеле фойедагы чыршы тирәсендә  тамашалар, уеннар һәм конкурслар узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International