Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Мәскәүдә концертлар бирә. Фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә концертлар программасына үзгәрешләр кертелде.
МДУның актлар залы шыгрым тулы иде.
Кичә программасына Чайковскийның ике әсәре – Икенче фортепиано концерты һәм Славяннар маршы кертелгән иде.
Концертны, Алтынчы симфонияне тыңлаганда тамашачыларның күзенә яшь пәрдәсе эленгән иде. Бу әсәрләр юкка гына дөнья классик музыка җәүһәрләре буларак танылмаган. Ә музыкантлар бу кичтә аларны аеруча тирән хиссият белән башкардылар.
Бүген оркестр Чайковский исемендәге концерт залында тагын бер концерт бирәчәк.
Казанга кайткач, ТР ДСО коткаручылар, полиция хезмәткәрләре һәм табиблар өчен тагын ике хәйрия концерты бирәчәк. Алардан җыелган акча очкыч һәлакәтендә үлүчеләрнең гаиләләренә ярдәм фондына күчереләчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте