Бүген җәмәгатьчелек Абрек Абзгильдин белән хушлашты. Танылган рәссам белән хушлашу чарасы 26 декабрь 9.30да “Казан” милли мәдәният үзәгендә үтте.
Абрек Абзгильдин 1937 елның 1 мартында Башкортстан АССРның Баймак эшчеләр бистәсендә фани бөньяга килгән. 1965 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлагач, В.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать инстиутында белем эстәп, “рәссам-монументалист” белгечлеге алган, аннары беркадәр вакыт Уфада яшәгән.
1970 елдан бирле А.Абзгильдин Казанда гомер итте. 1974 елда Татарстан Рәссамнар берлегенә кабул ителеп, 1993 елда аның рәисе булып сайланды һәм 2008 елга кадәр әлеге иҗади оешма белән җитәкчелек итте. 1997 елда “Г.Тукай”, “Дәрдемәнд” әсәрләре сериясе һәм “Б.Урманче” триптихы өчен рәссамга ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. РФнең Сәнгать академиясе әгъза-мөхбире А.Абзгильдин, шулай ук, Россия сәнгать академиясенең алтын һәм көмеш медальләре, ТР Мәдәният министрлыгының Б.Урманче исемендәге премиясе иясе дә. Татарстан Республикасы аны “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.
Аерым алганда, сәнгать сөючеләр А.Абзгильдинның төп әсәрләреннән Казанда нәкышь һәм керәч белән “Революция”, “Сабантуй” темасына диварлары бизәлгән җәмәгать биналарын белә, “Башкорт Сабан туе”, “Тукай төше”, “Тукай”, “Г.Тукай һәм Шүрәле”, “Сәнгать белгече М.Алпатов”, “София Гобәйдуллина”, “С.Сәйдәшев” картиналарын; антик мифология темасына рәсемнәр циклы, декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге һ.б. әсәрләре белән таныш. Абрек Абзгильдин хезмәтләре Татарстанның Сынлы сәнгать һәм Милли музейларында, “Казан” милли мәдәният үзәгенең Милли мәдәният музеенда, Уфаның М.В.Нестеров исемендәге Сәнгать музеенда, Нукус шәһәрендә Каракалпакия Сынлы сәнгать музеенда, Германия, Голландиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.
“Абрек Әмир улы Абзгильдинны җәмгыять алдында җаваплылык хисенең югары булуы, хезмәт сөючәнлеге, тәртипле, кешеләргә карата хөрмәтле мөнәсәбәте, яраткан эшенә бирелеп хезмәт итә белүе аерып тора. Әлеге мәшһүр кеше турындагы якты хатирәләр татарстанлыларның йөрәгендә һәрвакыт сакланыр”, - диелә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханнов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Рәссамнар берлеге рәисе Виктор Аршинов, ТР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе Зөфәр Гыймаев имзалаган кайгынамәдә.
МА "Татар-информ"
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте