Казан Кремлендә «Күрше» шәһәр вакыйгалары фестиваленең җәйге сезоны чаралары уза

2026 елның 27 июле, дүшәмбе

2 августта Казан Кремленең ишегалдында Казан халкы һәм кунаклары иҗат коллективларының чыгышларын бушлай күрә алачак (3+) һәм «Күрше»шәһәр вакыйгалары фестиваленең җәйге сезоны кысаларында күрсәтеләчәк мастер-классларда (3+) катнаша алачак.

Программада:

14: 00 – «Сорнай» фольклор-этнографик ансамбле

15: 00 – «Каравон» фольклор ансамбле

16: 00-«Риваять» төрки-татар этно-төркеме

Кайда: Кол Шәриф мәчете янындагы мәйданда

1 сентябрьдә 16:00 сәгатьтә «Татарстан белән илһамланган» проекты кысаларында Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының рус теленә синхрон тәрҗемәле «Габдулла – свет» (12+) спектакле күрсәтеләчәк.

Кайчан: 2 августта 14:00 сәгатьтән

Кайда: Казан Кремленең ишегалдында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International