18 - 22 декабрьдә Мәскәүнең «Экспоцентр» Үзәк Күргәзмәләр Комплексында «Кышкы әкият-2013» XV Россия халыкларының сәнгать һөнәрчелеге күргәзмә-ярминкәсе узды.
Күргәзмәне «Россиянең халык сәнгать һөнәрчелеге» ассоциациясе оештырды.
Татарстан Республикасы экспозициясендә «Презент» ЯАҖ (болгар стилендәге керамика), «Алексеевск нәфис эшләнмәләр туку фабрикасы» ҖЧҖ (көнкүрештә кулланыла торган тукыма эшләнмәләр), «Богема» компанияләре төркеме һәм «Туран Арт» ҖЧҖ (милли өс, баш һәм аяк киемнәре, Казан күренешләре сурәтләнгән картиналар). Татарстан осталары – Наталья Пилюгина, Татьяна һәм Евгений Дубровиннар, Татьяна Волкова, Ирина Безпалова, Инна Черняева, Ирина Васильева, Динар һәм Наил Галиуллиннар, Мәдинә Мәхмүтова, Элина Гончарова, Сергей Федотов, Дмитрий Чирва, Фәрит Шәймөхәммәтов декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләренең иң яхшы үрнәкләрен алып килгәннәр иде. Болар – кулдан ясалган савыт-саба, киез эшләнмәләр, тукыма курчаклар, сәйлән тезеп, күн һәм нәфис киез тукымадан эшләнмәләр, гипс сынчыклар һәм көмештән, алтыннан бизәнү әйберләре.
Күргәзмә-ярминкә кысаларында иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, эшләнмәләр сәүдәсе һәм осталык дәресләре узды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте