24 декабрьдә ДЗКЗда Католиклар Раштуасы алдыннан орган музыкасы концерты узачак.
Бу кичтә танылган артистлар белән беррәттән үз осталыкларын яшь музыкантлар да күрсәтәчәкләр. Бер үк сәхнәдә Россиянең Халык артисты Рубин Абдуллин (орган), шулай ук Казан консерваториясенең Камера оркестры немец дирижеры Гюнтер Штегмюллер җитәкчелегендә чыгыш ясаячак.
Концерт программасына Клод Бальбатр, Иоганн Себастьян Бах һәм Иоганнес Брамстан башлап Отторино Респиги, Франсис Пуленк һәм Оливье Мессиангача төрле чор композиторларының орган өчен язылган әсәрләре кертелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте