Татар театрының туган көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр тапшырылды

2013 елның 24 декабре, сишәмбе

22 декабрьдә, Татар театрының туган көнендә, Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театрының зур сәхнәсендә Дамир Сираҗиев исемендәге премияләр тапшыру тантанасы узды.  

Лауреатларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасының Халык шагыйре  Разил Вәлиев һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина тәбрикләде.

2013 елда  Д. Сираҗиев исемендәге  премия лауреатлары:

1. Фәйзуллина Раушания Самат кызы - Әлмәт дәүләт татар драма театры артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты;  

2. Егорова Наталья Константиновна“Әкият”  Татар дәүләт курчак театры артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты;  

3. Фахретдинов Инсаф Ильяс улы - Чаллы дәүләт татар драма театры артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты, Россия Федерациясе Атказанган артисты;

4. Миңнемуллин Ленар Газинур улы - С.Өметбаев исемендәге  Минзәлә  дәүләт татар драма театры артисты;

5. Сәхибуллин Ранис Рәшит улыГ.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры директоры урынбасары;

6. Пивоваров Дмитрий Владимирович Эфиртелекомпаниясенең мәдәният бүлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе;

7. Гыйльметдинова Земфира Заһид кызыжурналист, “Сәхнә” журналының җаваплы мөхәррире;

8. Лоевский Олег Соломонович театр тәнкыйтьчесе, режиссер, К.С. Станиславский  исемендәге халыкара театр премиясе лауреаты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International