Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында республиканың иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсе хезмәткәрләренә ярдәм буларак гамәлгә куелган Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын тапшыру тантанасы узды. Грантлар конкурсында барлыгы 53 җиңүче билгеләнде.
Аларга грантларны 23 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында тапшырдылар.
Номинацияләр:
«Иң яхшы җитәкче». Грант әйдәманлык мөмкинлекләре, һөнәри осталыгы, белемнәре коллективның эш нәтиҗәлелеген күтәрүгә ярдәм иткән җитәкчеләргә тапшырыла.
«Профессионал». Үз эшчәнлегендә югары казанышларга ирешкән мәдәният хезмәткәрләренә тапшырыла.
«Таяныч һәм абруй». Мәдәният-сәнгать өлкәсендә ким дигәндә 20 ел эшләгән, коллективның иҗади үсешенә зур өлеш керткән ветераннарга бирелә.
«Өметле киләчәк». 30 яше тулмаган, зур хезмәт казанышларына ирешкән яшь хезмәткәрләргә тапшырыла.
Грант алучылар исемлеге
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте