12 - 19 декабрьдә Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле Судан Республикасында чыгыш ясады.
14 декабрьдә ансамбль Хартум шәһәрендәге II Рус теле бөтендөнья фестивален ябу тантанасында чыгыш ясады. 15 декабрьдә татар артистлары шушы ук шәһәрдә урнашкан Суданның фән һәм технология университеты актлар залында музыка һәм драма факультеты студентлары алдында, ә 16 декабрьдә «Биркә Әл-Мөлек» («Патша буасы») Президент сараенда концерт бирде. Шул ук көнне Омдурман шәһәренең халык сәнгате театрында артистлар әлеге шәһәрнең бию һәм музыка коллективлары өчен осталык дәресе уздырды. 17 декабрьдә Хартумның Дуслык залында концерт узды, ә 18 декабрьдә Россия Федерациясенең Судан Республикасындагы Илчелеге бинасында ансамбль шәрәфенә тантаналы кабул итү кичәсе оештырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте