18 декабрьдә Татар халкының һәм Татарстан Республикасының дәүләтчелеге тарихы музеенда осталык дәресләрендә кичке мәктәп укучылары юкә кайрысыннан һәм җитеннән чыршы уенчыклары ясарга өйрәнделәр.
Ат елы якынлашканга, уенчык атлар ясалды, алар йортка бәхет һәм уңыш китерәчәк, дип санала.
Балаларга өчен шулай ук «Аркаим: безнең эрага кадәр XXI гасыр – безнең эраның XXI гасыры» дигән күргәзмә буйлап кызыклы экскурция уздырылды. Алар 4000 еллык тарихы булган борынгы дөнья, аркаимлыларның көнкүреше һәм мәдәнияте, алар тормышында кулга ияләштерелгән ат тоткан урын турында күп нәрсә белделәр.
(843) 567-80-24.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте