19 декабрьдә Казан Кремлендә «Манеж» күргәзмәләр залында «Тылсымчы анимация» күргәзмәсе ачылды.
Бу көнне һәркемгә анимация һәм мультипликация әле барлыкка килә башлаган гына вакытта кулланылган әйберләрне күрү, аларны эшләтеп карау мөмкинлеге бирелде. Тамашачылар зоотроп әйләндерделәр, стереоскопка карадылар, шәүлә театрында предметларны хәрәкәткә китерделәр, комнан картина ясадылар. Бу күңелле гамәлләргә диварлардан яраткан мультфильмнар геройлары «карап торды».
Күргәзмәне ачуда «Союзмультфильм» студиясе рәссам-мультипликаторы Анна Атаманова, «Аленький цветочек», «Золотая антилопа», «Снежная королева» һәм «Котёнок по имени Гав» кебек балаларның яраткан мультфильмнары авторы Лев Атамановның кызы да катнашты. Ул күргәзмәдәге кайбер эшләр турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте