Казанда «Һөнәр+» V Халыкара яшь татар режиссуры фестивале дәвам итә. Фестиваль кысаларында үз спектакльләрен төрле төбәкләрдән 15 яшь режиссер тәкъдим итә. Быел фестиваль кысаларында Олег Лоевский җитәкчелегендәге лаборатория эшләвен хәбәр иткән идек инде.
Хөрмәтле журналистлар! Сезне режиссерлык лабораториясендә иҗат ителгән эскизларны карарга, шулай ук фестиваль йомгакларына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашырга чакырабыз. Спектакльләр Камал театрында түбәндәге расписание буенча уза:
21 декабрь
12.00 – Б.Фрилның «Тәрҗемә кирәк» пьесасы буенча эскиз. Режиссеры Радион Букаев. Театрның декорацияләр цехында уйнала (6 кат);
15.00 – Я.Пулиновичның «Жанна» пьесасы буенча эскиз. Режиссеры Дамир Сәлимҗанов. «Кышкы бакча» тамашачылар фойесында уйнала.
22 декабрь
11.00 – А.Кивиряхкның «Эстонча җирләү йоласы» пьесасы буенча эскиз. Режиссеры Александр Огарев. Зур сәхнәдә уйнала;
15.00 – А.Батуринның «Шарур кафесы» пьесасы буенча эскиз. Режиссеры Денис Хөснияров. Кече сәхнәдә уйнала.
21.00, «Банкрот» спектакленнән соң – фестиваль йомгакларына багышланган түгәрәк өстәл. Кече залда уздырыла.
Бу тамашаларны бары аккредитация узган журналистлар, театр әһелләре, фестивальдә катнашучылар һәм тәнкыйтьчеләр коллегиясе вәкилләре генә карый алуын искәртәбез. Калган тамашачылар аларга керә алмый. Шуңа күрә аккредитация узу мәҗбүри. Аккредитация узу өчен kamal_new@mail.ru адресына заявка җибәрергә кирәк (ФИО, телефоны басманың исеме) .
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте