Бүген Казан Кремлендә Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу республика фондының попечительләр советы утырышы узды

2013 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Казан Кремлендә “Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу республика  фонды” коммерциячел булмаган оешмасының попечительләр советы утырышы  узды. Анда  Свияжск шәһәр-утравы һәм Борынгы Болгар шәһәре комплекслы проектының 2014 елга төп чаралары турында фикер алышу булды. Утырышны ТР Дәүләт Киңәшчесе, попечительләр советы рәисе М.Ш. Шәймиев алып барды.

Утырышта Советның быел башкарга эшләренә йомгак ясалды һәм киләсе елда планлаштырылган чаралар каралды.  Минтимер Шәймиев елның нәтиҗәләре уңай булуын билгеләп үтте. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хисап доклады белән чыкты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International