Казанда «Һөнәр» V халыкара яшь татар режиссурасы фестивале дәвам итә.
Фестивальдә Чаллы, Түбән Кама, Казан, Уфа, Күкчәтау (Казахстан) шәһәрләреннән яшь режиссерлар катнаша.
Спектакльләр Камал тетарында, Казанның яшь тамашачылар театрында, Актерлар йортында, Тинчурин театрында уза.
Фестивальне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, ТР Мәдәният мнистрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге гамәлгә куйган.
Хөрмәтле журналистлар! Сезнең игътибарыгызга фестивальнең төп программасы афишасын тәкъдим итәбез. Һәр спектакльдән соң фикер алышулар узуын исегезгә төшерәбез һәм сезне аларда катнашырга чакырабыз.
18 декабрь:
14.00 – «Ана» М.Кәрим – Камал театрының кече сәхнәсе. Режиссеры Рамил Гәрәев;
18.00 – «Берчак без барыбыз да бәхетле булачакбыз» (драматург Екатерина Васильева) – Актерлар йорты, Театр «АКТ». Режиссеры Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова;
18.30 - «Сүнгән йолдызлар» (драматург Кәрим Тинчурин) - К.Тинчурин театры. Режиссеры: Резеда Гарипова.
19 декабрь:
16.00 – «Офис» (драматург Ингрид Лаузун) - Камал театры, Акмулла өлкәсенең Ш.Хөсәенов исемендәге Казах музыкаль-драма театры. Режиссеры Фәрхәдбәк Канафин;
19.00 – «Мәхәббәт FM» (драматург Илгиз Зәйниев) - Камал театрының зур сәхнәсе. Режиссеры Илгиз Зәйниев;
22.00 – «Псы-Самураи» (эскиз) (драматург Юрий Клавдиев) – Казан яшь тамашачы театры. Режиссеры Юлия Захарова.
20 декабрь:
12.00 – «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин) - Камал театрының кече сәхнәсе. Режиссеры: Лилия Әхмәтова.
Сезне үзегезне кызыксындырган спектакльләргә 8 9274 40 70 70, 293-83-18 телефонына шалтыратып аккредитация узуыгызны сорыйбыз (Айгөл Дәүләтшина).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте