Казанда ислам дөньясы мәдәният министрлары съезды узды

2026 елның 15 мае, җомга

Очрашуның темасы – «Диалог сәнгате: Россиянең һәм ислам дөньясы илләренең дөнья мәдәниятен саклаудагы роле». Чарада 28 ил һәм 3 халыкара оешма вәкилләре чыгыш ясады. Алар арасында – Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мальдив Республикасы, Сенегал Республикасы, Камерун Республикасы, Бангладеш Халык Республикасы, Сомали, Казакъстан Республикасы һәм башка дәүләтләр бар. Оешмалардан – ИСЕСКО, ОИС һәм Гарәп илләре лигасы катнашты.

Кунакларга Төрекмәнстан халкының Милли лидеры, Халк Маслахаты (Халык Советы) рәисе Гурбангулы Бердымохамедов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте: «Хәзерге глобаль үзгәрешләр шартларында үзенчәлеклелек һәм традицион кыйммәтләр нигезендә мәдәни күптөрлелекне саклау аерым әһәмияткә ия. Бу юнәлештә халыкара оешмалар эшчәнлеге аеруча мөһим», – диде ул. Гурбангулы Бердымохамедов сүзләре буенча, тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм яклау, шулай ук мәгариф, фән, сәнгать һәм культура өлкәсендәге мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелгән яңа инициативалар әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча киңкүләм эш алып барыла.

Үз чиратында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ассызыклап белдерде: «Мәдәни башкала статусы – Татарстанның ислам цивилизациясенә керткән гасырлар буе өлешен тану. Без өчен башкала булу – көч урыны булу дигән сүз. Без ислам мәдәнияте дөньясы бик бөек тарих кына түгел, ә хәзерге заман сәнгате, иҗади индустрия һәм заманча технологияләр дә икәнен күрсәтергә тырышабыз».

«Безнең өчен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съездын “Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елы ачылу көннәрендә кабул итү зур хөрмәт. Бу вакыйга бөтен Россия өчен дә аерым әһәмияткә ия, чөнки Россия – күпмилләтле дәүләт, анда 200гә якын халык вәкилләре яши һәм төрле диннәрнең традицияләре, алар безнең илнең тарихи, рухи һәм мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше булып, гармонияле рәвештә яши», – дип билгеләде Ольга Любимова.

Россия Мәдәният министрлыгы мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирә. Ведомство Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының Бердәм дәүләт реестрын алып бара, бүгенге көндә анда 162 меңнән артык объект турында мәгълүмат бар. Министр сүзләре буенча, музей эшенең үсеше мөһим юнәлеш булып кала. Ил территориясендә 3,5 меңнән артык музей эшли. Россия музей фонды 77 миллионнан артык музей предметын үз эченә ала. Бу – дөньяда мәдәни хәтерне саклауның иң эре системаларының берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International