Россиянең «Знание» җәмгыяте һәм «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия «Туган уенчык» конкурсының икенче сезонын башлап җибәрә. Ул Россия уеннарын һәм уенчыкларын булдыручылар һәм җитештерүчеләрне хуплау һәм алга этәрүгә юнәлдерелгән. Быел конкурс мәктәпкәчә белем бирү системасы өчен продукт ясауга багышлана. Игътибар балаларның илнең мәдәнияте, тарихы һәм традицияләре белән таныша алырлык проектларга юнәлтелә.
Катнашучыларга өч номинация тәкъдим ителә:
– «Уеннар һәм уенчыклар идеяләре» – әзер өлгесе булмаган, концепция, эскиз һәм тасвирлама авторлары өчен;
– «Уеннар һәм уенчыклар прототиплары» – җитештерүгә җибәрү алдыннан эшләп бетерүне таләп итүче беренче эш модельләре өчен;
– «Әзер продукция» – базарда инде тәкъдим ителгән уенчыклар өчен.
Беренче сезон нәтиҗәләре буенча 24 җиңүче сайлап алынган һәм 160 мең данә уеннар һәм уенчыклар ясалган.
Гариза тапшыру һәм кагыйдәләр белән танышу өчен монда(https://znanierussia.ru/igrushka) керегез.