16 майда ТР ДМИның Заманча сәнгать галереясы «Мари мәдәнияте көннәре – балалар рәсеме» дигән күргәзмәне ача. Экспозициядә Татарстанда яшәүче мари балаларының туган як һәм Россия халыклары бердәмлеге турында башкарган конкурс рәсемнәре урын ала. Моннан тыш, мари рәссамы Надежда Арсланованың мари халкының мәдәни мирасының байлыгын мәҗүси дин һәм мифология белән үрелешеннән илһам алып иҗат ителгән картиналары тәкъдим ителә. Экспозицияне традицион музыка уен кораллары, борынгы хатын-кыз костюмы, бетеү-курчак, милли бизәнү әйберләре тулыландыра. Килүчеләр мари мәдәнияте дөньясына балалар күзе белән чума алачак.
«Мари мәдәнияте көннәре – балалар рәсеме» күргәзмәсе «Россия көче – халык бердәмлегендә» дигән шиар астында уза һәм Татарстан Республикасы мариләрнең милли-мәдәни автономиясе (ТР РОО «Мариләрнең милли-мәдәни автономиясе») белән берлектә оештырыла. Күргәзмә Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2026 ел дип игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елына багышлана.
Төрле мәдәниятләр белән танышу бөек Россиянең бәһа бәяләп торгысыз этник һәм мәдәни төрлелеген хөрмәт итәргә, кадерләргә һәм сакларга ярдәм итә. Безнең ил йөзләрчә халыкны, телне һәм мәдәниятне берләштерә. РФ халыклары бердәмлеге елы бу төрлелекнең безне аермыйча, ә баетып торганын ассызыкларга чакырыла. Россиядә 190 дан артык халык яши, аларның һәрберсе гомумроссия тарихына һәм мәдәниятенә үзенчәлекле өлеш кертә: һәр төбәкнең үз бизәкләре, төсләре, табигать образлары, гаилә кәсепләре һәм символлары бар.
Марилар – Россиядәге фин-угор халкы, ул нигездә (72%) Мари Ил Республикасында һәм Башкортстан Республикасының төньягында яши. Татарстанда 15 меңнән артык мари яши.
«Мари мәдәнияте көннәре – балалар рәсеме» күргәзмәсе 7 июньгә кадәр эшләячәк. Керү ирекле.