Фильмнар төшерүгә конкурс игълан ителде

2013 елның 17 декабре, сишәмбе
ТР Мәдәният министрлыгы фильмнар төшерүгә конкурс игълан итте.

 Документаль фильмнарның темалары:

- «Алар – республикабыз горурлыгы» (Атаклы кешеләр тормышы сериясеннән);

- Сугыш һәм ватанпәрвәрлек (Җиңүнең 70 еллыгына);

- Беренче бөтендөнья сугышы;

- «Авыл яшьләре тормышыннан»;

- «Дөнья мәдәниятенә Татарстан керткән өлеш».

Хәзерге җәмгыятьтә милләтара мөнәсәбәтләр темасына кыска метражлы фильм конкурска куелган.

Тулырак мәгълүмат: http://zakupki.gov.ru/pgz/public/action/orders/info/order_lot_list_info/show?source=epz&notificationId=8063351

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International