ЦУМда уникаль сессия узачак «Тере мирас: глобальләшү дәверендә мәдәниятләр диалогы»

2026 елның 13 мае, чәршәмбе

14 майда сәгать 13.00 тә XVII «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум – 2026» Халыкара икътисадый форумы кысаларында уникаль сессия узачак. Темасы: «Тере мирас: глобальләшү дәверендә мәдәниятләр диалогы – идентификацияләүдән халыкара танылуга кадәр: ислам дөньясының матди булмаган этномәдәни мирасы объектлары белән эшләү стратегияләре, очраклары һәм перспективалары (ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлеге контекстында)».

Сессиянең төп максаты – гамәли тәҗрибә уртаклашу, матди булмаган этномәдәни мирас объектлары белән эшләүнең барлык этапларында: башлангыч идентификациядән һәм җирле дәрәҗәдә документлар пакеты әзерләүдән алып, ЮНЕСКО исемлегенә кертү очрагында номинацияләү һәм соңыннан идарә итү процессынә кадәр эффектив стратегияләрне тикшерү.

Форум сессиясендә катнашучылар арасында: Россия дәүләт халык иҗаты йорты директоры, РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия әгъзасы, РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы, РФның атказанган сәнгать эшлеклесе, Дәүләт бүләге лауреаты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты Тамара Валентиновна Пуртова; РАН УрО Гуманитар тикшеренүләр институты директоры, РАН әгъза-корреспонденты, РАН профессоры, тарих фәннәре докторы Александр Васильевич Черных, Кыргыз-Россия Славян университетының Кыргыз теле һәм манастану үзәге директоры, Кыргыз Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, манасчы, филология фәннәре докторы (Кыргыз Республикасы) Талантаалы Алымбекович Бакчиев; «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» Бөтендөнья оешмасының «Евразия төбәк бүлеге» Халыкара ассоциациясенең генераль секретаре Сагыйтов Рәсих Кадим улы һәм башка Россия Федерациясенең күренекле этнографлары һәм тикшеренүчеләре.

KazanForum 2026 мәйданчыгында сессиянең узуы – бу ислам дөньясы белән Россия арасында мөһим күпер булып тора – чарага аерым символик һәм практик әһәмият бирәчәк, мәдәниятнең тынычлык һәм тотрыклы үсешнең универсаль теле сыйфатында ролен ассызыклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International