XVII Халыкара икътисадый форумның «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум – 2026» мәдәни программасы һәм «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тантаналы ачу тәкъдим ителде

2026 елның 12 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирадә Аюпова XVII Халыкара икътисадый форумның «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум – 2026» һәм «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тантаналы ачу кысаларында әзерләнелә торган төп мәдәни һәм эшлекле чаралар турында сөйләде.

Эшлекле программаның үзәк вакыйгасы – 14 майда узачак Ислам илләре мәдәният министрлары съезды. Съездның төп темасы «Диалог сәнгате: дөнья мәдәниятен саклауда Россиянең һәм ислам илләренең роле» дип билгеләнгән. Делегацияләр башлыклары мәдәни мирасны саклау мәсьәләләрен һәм уртак мәдәни проектларны гамәлгә ашыру перспективаларын тикшерәчәк.

Шул ук көнне кич белән «Казан Экспо» ХВҮдә «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елын тантаналы ачу гала-концерт форматында узачак.

Форумның төп программасы белән параллель рәвештә, 13–14 майда «Millennium Panorama» кунакханәсендә ИСЕСКОның Генераль конференциясенең 15 сессиясе узачак. Конференциядә 10 мәгариф министры (Мисыр, Йәмән, Ливия, Мальдивлар, Сенегал, Судан, Чад, Тунис, Әзербайҗан, Төркмәнстан) һәм 3 министр урынбасары (Казакъстан, Оман, Үзбәкстан) катнашачак.

«КазанФорум» кысаларындагы эшлекле программаны өч профилле сессия тулыландырачак.
Барлык чараларның кульминациясе булып Идел Болгарында рәсми рәвештә Ислам кабул итү көненә багышланган еллык «Изге Болгар җыены» мөселман мәҗлесе тора, ул 17 майда Болгарда узачак. Кунаклар өчен концерт программасы, халык кәсепләре ярминкәсе һәм интерактив мәйданчыклар да оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International