Президент мәдәни инициативалар фонды (ПМИФ) 2026 елга беренче махсус грант конкурсына гаризалар кабул итү башланганлыгын игълан итте. Ул 2026 елгы Халыкара яшьләр фестивале вакытында гамәлгә ашырылачак иҗади проектларны хуплауга юнәлдерелгән. ПМИФ иҗади проектлар авторлары арасында 500 миллион сум акча бүләчәк.
Гаризаны 27 майга кадәр фондкультурныхинициатив.рф рәсми сайтында тапшырырга мөмкин.
Сайлап алуда дәүләт булмаган НКОлар, коммерция һәм муниципаль оешмалар, шәхси эшмәкәрләр катнаша ала.
Конкурска мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге, 12 тематик юнәлешнең берсенә туры килүче проектлар тәкъдим ителергә мөмкин: «Россия язмышы белән бердәмлек», «Без бергә», «Иҗат итүчеләр милләте», «Күпмилләтле халык», «Әхлакый ориентирлар», «Ныклы гаилә», «Безнең көч хакыйкатьтә», «Ватан сагында», «Яшь лидерлар», «Мөмкинлекләр иле», «Мәдәни код», «Көч урыны».
Иҗади инициативалар традицион Россия рухи-әхлакый кыйммәтләренә нигезләнергә тиеш. Грант конкурсының йомгаклары июль ахырына кадәр чыгарылачак. Хуплау алган инициативалар 2026 елның 1 августыннан 30 сентябренә кадәр гамәлгә ашырылачак. Халыкара яшьләр фестивале-2026 сентябрьдә Екатеринбургта узачак һәм бөтен дөньядан меңләгән яшь лидерларны берләштерәчәк.