12-31 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Рудольф Нуриев исемендәге XXXIX Халыкара классик балет фестивале узачак.
Фестиваль программасы С.Прокофьевның «Золушка» балетының премьерасы белән ачылачак (12-13 май). XX гасырның иң якын симфоник партитураларының берсе Надежда Калининаның хореография версиясендә һәм Сергей Новиковның сценографиясендә яңа уку алачак. Куелышның музыкаль җитәкчесе булып билгеле дирижер, Әрмистан милли опера һәм балет театры директоры Карен Дургарян чыгыш ясаячак.
Куелышның мөһим акценты булып яктылык партитурасы (яктылык буенча рәссам – Иван Виноградов) һәм видеопроекцияләр (видеорәссам – Илья Смилга) торачак. Спектакль өстендә шулай ук балетмейстер ассистенты Казбек Әхмәтҗанов һәм костюмнар буенча технолог Аделина Злобина эшләде.
Спектакльләрдә төп партияләрне башкарачаклар: Кристина Захарова, Аманда Гомес (Золушка), Олег Ивенко, Вагнер Карвальо (Принц), Артем Белов, Михаил Тимаев (Мачеха), Александра Елагина, Лана Халимова, Ольга Алексеева, Дина Набиуллина (Кырыс Хатын һәм Явыз Хатын) һәм башкалар. Спектакльдә балет артистлары, театрның мимика ансамбле, Казан хореография укуханәсе укучылары катнаша.