Җиңү көне алдыннан Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мөстүковка кабер ташы ачу тантаналы церемониясе булды

2026 елның 7 мае, пәнҗешәмбе

Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Арча зиратының Дан Аллеясында Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мөстүковка кабер ташы ачу тантаналы церемониясе булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Илдус Шәйхелислам улы Мөстүковны легендар шәхес дип атады. «Бу ил тарихында тирән эз калдырган күренекле галим. Ул чыннан да легендар шәхес. 1980 елда гамәлдәге гаскәрләр өчен бердәм дәүләт радиолокацион тану системасын («үзе-чәт») төзү өчен Илдус Мөстүков СССРның Ленин һәм Дәүләт премияләренә лаек булды. Ул ватан инженерлык һәм конструкторлык мәктәбенең үсешенә, илнең оборона сәләтен һәм куркынычсызлыгын күтәрүгә зур өлеш кертте», – диде Рөстәм Миңнеханов һәйкәл ачу тантанасында чыгыш ясап.

Татарстан Рәисе Илдус Мөстүковка һәйкәл ясаган өчен инициаторларга һәм скульпторга рәхмәт белдерде.

Ачу тантанасында шулай ук Илдус Мөстүковның улы – Фәрит Илдус улы Мөстүков чыгыш ясады. Чара Илдус Мөстүков һәйкәленә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International