ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Әстерханнан концерт биреп кайттылар. Күптән түгел ачылган опера һәм балет театрында Әстерхан өлкәсенең татар милли мәдәниятен үстерү һәм саклап калу ассоциациясе оештырган кичә тамашачыларда җылы хисләр калдырды.
«800 урынлык яңа зал шыгрым тулы иде, - дип сөйли ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. - Әстерханлылар безнең коллективны беләләр һәм яраталар: биредә без сирәк кунак түгел, соңгы концертыбыз 2013 елның гыйнварында булган иде. Бу килгәндә 30 номер күрсәттек, алар арасында кыйммәтле мирасыбыз саналган элеккеләре дә, яңалары да бар».
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте