16 декабрьдә Казанда «Һөнәр+» V халыкара яшь татар режиссурасы фестивале ачылды.
Фестиваль кысаларында Камал театрының кече сәхнәсендә Чаллы дәүләт театрының Жеральд Сиблейрас пьесасы буенча «Җилләр шаулый тирәктә» спектакле күрсәтелде.
Бүген фестиваль кысаларында Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры Николай Угарин пьесасы буенча Юрий Павлов куйган «Любовь окаянная» («Шашкын мәхәббәт») һәм Илгиз Зәйниевның Альберт Гаффаров куйган «Хәерле юл!» спектакльләрен күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте