Эшче яшьләрнең I республика фестивале тәмамланды

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

Эшче яшьләрнең I республика фестивалендә иң зур бүләккә «Түбән Кама нефтехим» ачык акционер җәмгыяте коллективы лаек булды. Бу турыда 14 декабрьдә «Пирамида»да узган йомгаклау концертында игълан ителде.  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Президентының күчмә кубогын,  диплом, 100 мең сумлык акчалата бүләккә сертификат, Җидегән йолдызның бер йолдызына «Түбән Кама нефтехим» ачык акционер җәмгыяте исеме бирелүе турында таныклык тапшырды.

Өченче урынны «Серго исемендәге завод» (Зеленодольск) производство берләшмәсе һәм А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей (Кукмара) иҗат коллективлары бүлеште. 

Икенче урын берьюлы өч коллективка:  Горбунов исемендәге Казан авиация производство берләшмәсе,  Әлмәт торба заводы һәм «Татнефть-Нефтехим» идарәче компаниясе иҗат яшьләре төркемнәренә бирелде.

Беренче урынны Челтәр компаниясе (Казан) һәм «Зәй ГРЭС» генерацияләүче компания коллективлары алды. Аларга кубоклар, дипломнар һәм һәрберсенә 30 мең сумга сертификат тапшырылды.

  Концерт барышында фестиваль лауреатларына төрле номинацияләрдә -  ялгыз җырлау, вокаль ансамбльләр, хореография, «Танылу минуты», визитка-презентация номинацияләрендә бүләкләр тапшырылды. Берничә команда фестивальнең идеяләрен танытуда актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International