РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру һәм Россия төбәкләренең этномәдәни үсеше мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсе узды . Ул 2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясе дәүләт милли сәясәтен 2013–2015 елларда гамәлгә ашыру чаралары планын үтәү кысаларында оештырылды.
Киңәшмәдә күп кенә рәсми затлар, Россия Федерациясенең 71 субъекты вәкилләре катнашты. Татарстан Республикасы делегациясе составында әлеге чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте