Татарстан халыклары ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре «Геройлар таянычы» ресурс үзәге (җитәкчеләре — Мансур хәзрәт Җәлелетдинов) белән берлектә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен хәрбиләргә бару оештырды.
Сәфәр кысаларында сугышчыларга мотоцикллар, дронга каршы җайланмалар, эвакуация тәгәрмәчләре,медикаментлар һәм беренчел кирәк-ярак товарлары тапшырылды.
2025 елда Татарстанның милли‑мәдәни берләшмәләре гомуми бәясе 80 миллион сумга якын булган 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән. Йөк составына 16 җиңел автомобиль («УАЗ», «Нива»), 2 КамАЗ автомобиле, төзелеш материаллары, медикаментлар, генераторлар, квадрокоптерлар, мотоцикллар, квадроцикллар, эретеп ябыштыру аппаратлары, радиостанцияләр, җылы кием, күренми торган плащлар, пыялага каршы костюмнар, җылылык пушкалары, озак вакыт саклана торган продуктлар кергән.