Риваятьле куелыш «Театр в кино» проекты кысаларында 14 апрельдә Россиянең киң кинотеатрлар прокатына чыкты.
«Шүрәле» балеты киноюрамасының премьерасы 14 апрельдә Казанның «Мир» кинотеатрында узды. Релиз «Театр в кино» проектының өченче сезонын дәвам итә. Киноюрама «Россия-Культура» телеканалы һәм Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры тарафыннан төзелгән. Прокатны Кино.Арт.Про дистрибьюторлык компаниясе гамәлгә ашыра. Россиянең 70 тан артык шәһәрендә 14 апрельдән «Шурале» спектакленең киноюрамасын эре кинотеатр челтәрләрендә («КАРО», «Формула Кино/Синема Парк», «Москино» һәм башкаларда) күрсәтүләр башланды.
Күпкамералы төшерү ярдәмендә булдырылган балетның киноюрамасы биючеләрнең якын планнарын күрергә, костюмнар һәм декорацияләр детальләрен, театр залында тамашачыларга бирелми торган яңа почмакларны күзәтергә мөмкинлек бирә.
Хәзерге юрамадагы төп партияләрне Казан труппасының әйдәп баручы солистлары, Татарстанның атказанган артистлары Аманда Гомес (кош-кыз Сөембикә), Антон Полодюк (Былтыр) һәм Вагнер Карвальо (Шурале) башкарды. Спектакльдә балет артистлары һәм дирижер Ренат Салаватов җитәкчелегендәге театр оркестры катнашты.
Музыка – Фәрит Яруллин.
Либретто – Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон, Габдулла Тукайның шул исемдәге поэмасы буенча.
Хореография – Леонид Якобсон.
Сценография һәм костюмнар – Андрей Кноблок.
Киноюрама режиссеры – Вадим Киселев.