Казан шәһәренең «Россия – Минем тарихым» Тарихи паркында «150 артист. Театр эшлеклеләре берлеге» мультимедиа күргәзмәсе ачылды

2026 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

2026 елның 15 апрелендә Казанның «Россия – Минем тарихым» Тарихи паркында «150 артист. Театр эшлеклеләре берлеге» мультимедиа күргәзмәсе эшли башлады. Бу проект Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгына багышланган һәм Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә Гуманитар проектлар фонды тарафыннан Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге белән берлектә тормышка ашырылды.

Ачу тантанасында ТР Рәисе аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара эш итү идарәсенең иҗтимагый-сәяси һәм коммерцияле булмаган оешмалар белән элемтә бүлегенең баш киңәшчесе М.Н. Лукашина, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры А.Т. Заббаров, Казан дәүләт яшь тамашачы театры директоры А.А. Горнышева, М. Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары Ю.П. Ларионов, В. Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театры директоры урынбасары Р.С. Копылов, РФ һәм ТР халык артисты С.Г. Романова, РФ атказанган артисты М.О. Галицкий, Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге рәисе, иерей А. Ермолин һәм ТРдагы «Россия – Минем тарихым» Тарихи паркы директоры Т.Н. Ильина катнашты.

Күргәзмә 2026 елның 15 апреленнән 3 маена кадәр көн саен (дүшәмбедән кала) сәгать 10:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк, керү ирекле.

Адрес: Казан шәһәре, Ырынбур тракты урамы, 8, «Россия – Минем тарихым» Тарихи паркының 2 нче павильоны.

Экскурсияләргә язылу: +7 962 571 3027.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International