«Татарстан Республикасының Земство мәдәният хезмәткәре» программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2026 елның 15 апреле, чәршәмбе

2026 елның 15 апреленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасында «Татарстан Республикасының Земство мәдәният хезмәткәре» программасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана. Бу программа мәдәният хезмәткәрләренең буш вакансияләрен тутыру максатында Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан авыл торак пунктларына, эшче бистәләргә, шәһәр тибындагы бистәләргә яки халык саны 50 мең кешегә кадәр булган шәһәрләргә эшкә килүче (күчеп килүче) мәдәният хезмәткәрләренә берьюлы компенсацион түләүләрне күздә тота.

2026 елга мәдәният оешмаларында буш вакансияләр исемлеге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2026 елның 26 февралендәге 128од номерлы боерыгы белән расланды.
Конкурста катнашу өчен гаризалар югарыда күрсәтелгән вакыт эчендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2025 елның 30 июнендәге 466од номерлы боерыгы белән расланган документ формалары нигезендә minkulttatarstan@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International