2026 елның 14 апрелендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Бөтенроссия мордва телләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узачак.
«Свал гайгезэ тиринь келем» (Туган тел һәрвакыт яңгырасын!) бәйрәме кысаларында мордва теленнән диктант һәм музыкаль-шигъри кич дә оештырыла.
Диктант башлану вакыты: 15:30 сәгатьтә
Диктант темасы: Мордва теле һәм мәдәнияте
Бәйрәм чарасы башлану вакыты: 16:00 сәгатьтә
Программада:
– Музыкаль-шигъри кич
– Биюләр һәм интерактив уеннар