12 декабрьдә Сарман районының Мортышбаш авылында «2012-2014 елларга Татарстан Республикасында авыл мәдәният йортлары төзү» программасы нигезендә төзелгән авыл клубы ачылды. Анда фельдшерлык-акушерлык пункты да урнашкан.
Мәдәният йорты директорына ТР Мәдәният мнистрлыгы исеменнән 100000 сумга сертификат тапшырылды.
Тантана үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерты белән тәмамланды.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте