Франциянең Меdici.tv телеканалы Татарстанның дәүләт симфоник оркестры белән Денис Мацуев концертын күрсәтә башлаячак

2013 елның 13 декабре, җомга

Франциянең классик музыка интернет-каналының кино төшерү төркеме Казанда октябрьдә, «Денис Мацуев дусларында кунакта» музыка фестивале узган көннәрдә эшләгән иде. Зур концерт залында Иоганнес Брамс һәм Сергей Прокофьев иҗатларына багышланган ике концерт яздырып алынды.

Татарстанның Александр Сладковский җитәкчелегендәге дәүләт   симфоник оркестры  Medici.tv каналында язылган Россиянең  беренче төбәк оркестры булды. Хәзер аның чыгышы Мария театры, Американың һәм Европаның  күренекле оркестрлары белән беррәттән тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International