Татарстан сәхнә сәнгатенең энҗесе «Театр кинода» проекты кысаларында Россия прокатына чыгачак.
«Шүрәле» балетының киноверсиясе премьерасы 14 апрельдә Казанның «Мир» кинотеатрында узачак.
Премьера көнендә «Мир» кинотеатрында балетның киноверсиясен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының балет труппасы сәнгать җитәкчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Владимир Яковлев, былтыр партиясен башкаручы, театр премьеры, Татарстанның атказанган артисты Антон Полодюки киноверсия режиссеры Вадим Киселев тәкъдим итәчәк.
Композитор Фәрит Яруллин музыкасына язылган «Шүрәле» исемле беренче татар балеты республиканың академик музыка-сәхнә сәнгатенең иң якты үрләреннән берсе булды. Спектакльнең сюжеты шулай ук быел тууына 140 ел тулуны билгеләп үтүче күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай поэмасына нигезләнгән.
Музыкасы-Фәрит Яруллин.
Либреттосы-Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон Габдулла Тукайның шул ук исемле поэмасы буенча.
Хореография-Леонид Якобсон.
Сценография һәм костюмнар-Андрей Кноблок.
Киноверсиянең режиссеры-Вадим Киселев.