ТР Президенты ярдәме белән фестиваль быел беренче тапкыр уздырылды. Сайлап алу турлары 14 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр республиканың өч зона округында (Түбән Кама, Әлмәт һәм Зеленодольск районнарында) узды. Иң көчле командалар Казанда (Васильево) 10 - 12 декабрьдә узган суперфиналда очраштылар.
Яңа фестивальдә 40тан артык команда составында 18 дән 35 яшькәчә 400 дән артык яшь һөнәр иясе катнашты.
Җиңүчеләрне 14 декабрьдә игълан итәчәкләр. Лауреатлар дипломнар, кубоклар, кыйммәтле бүләкләр, акчалата премияләрга лаек булачаклар; Гран При алучыга ТР Президентының Күчмә кубогы, 100 мең сумга сертификат биреләчәк. Гала-концерт «ТНВ» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында күрсәтеләчәк.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте