Конкурста район турларында җиңеп чыккан һәм үз төбәге исеменнән Казанда чыгыш ясау хокукы алган 11 чуваш кызы катнашты. Биредә аларны биш көн дәвамында сәхнәдә үзләрен тиешенчә һәм матур тотарга, йөрергә, җырларга өйрәттеләр.
Конкурста катнашучы туташлар үзләренең иҗади сәләтләре белән тамашачыларны таң калдырдылар.
Бәя куйганда кызларның туган телләрен яхшы белүе жюри өчен иң төп критерийларның берсе булды. Шулай ук киемнәргә дә бәя куелды: чуваш кызлары барысы да милли киемнәрдән иде.
Әлеге фестивальдә Алексеевск районыннан Мила Илдуганова җиңү яулады. Ул «Чуваш гүзәле» Бөтенроссия конкурсында катнашачак.
ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте