Кариевлылар тамашачыларына “Кышкы әкият” (Шамил Фәхретдинов) тамашасын күрсәтәчәк

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Һәр елдагыча, Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры, нәни дусларын быел да Яңа ел  кичәсенә чакыра. Ә Яңа ел бүләкләрсез буламыни?! Әлбәттә, юк! Кариевлылар тамашачыларына Шамил Фәрхетдиновның “Кышкы әкият” тамашасын күрсәтәчәк.

 Убырлы карчык, тиен балалары, Ала Карга, Актырнак һәм әлбәттә инде Карчәчәк белән Кыш бабай балаларны чып-чын әкият дөньясына алып керә. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, бик күп сюрпризлар һәм бүләкләр болар барысы да сезне көтә, яшь тамашачыларыбыз!

Тамашалар декабрьнең 23еннән 30ына һәм гыйнварның 4еннән 9ына кадәр Г. Кариев исемендәге театр сәхнәсендә  узачак. Спектакльләр 10.00 һәм 13.00 дә башлана.

Шулай ук, “Кышкы әкият” спектаклен Казанның 35нче мәктәбендә, Васильевоның (Зеленодол районы) 3нче мәктәбендә укучылар да карый алачак. 28 декабрь көнне Кариевлылар Арчада яшәүче балаларны  да  әкият дөньясына алып керәчәк.

Мәгълүмат өчен телефоннар: 554-11-76, 900 32 22 047( Лилия)

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International