9 –10 декабрьдә Г.Камал театры сәхнәсендә М.Горький исемендәге Самара академия драма театры гастрольләре узды. Артистлар ике спектакль: Жан-Батист Мольера пьесасы мотивлары буенча «Дон Жуан» һәм Ганна Слуцкиның «Бер тавыктан алты ризык» спектакльләрен күрсәттеләр.
Самара театрының бу гастрольләре – Камал театрының Самарадагы чыгышына җавап йөзеннән уздырылды. (Ике театр мондый гастрольләрне ике елга бер тапкыр уздыра). 2012 елның 11 һәм 12 февралендә Самара театры сәхнәсендә Камал театры «Соңарган җәй» һәм «Зәңгәр шәл» спектакльләрен күрсәткән иде.