8 декабрьдә VI «Филармониада» кысаларында «Bel Canto» гала-концерты узды.
Улан-Батор, Баку һәм Мәскәүдән чакырулы артистлар белән беррәттән, сәхнәгә бу кичтә Татар дәүләт филармониясе җырчылары да чыкты.
Концертны Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» оркестры ачты, аннан соң сәхнәгә Монголиядән килгән кунак, әлеге илнең Атказанган артисты Энхбат Амартувшин чыкты. Сабина Вахабзаде – Азәрбайҗанның Атказанган артисты төрле опералардан арияләр башкарды. Ә менә Марат Гали үзенең чыгышын татар телендә Җәлил ариясен җырлаудан башлады.
Икенче бүлек тулысынча романслардан һәм халык җырларыннан төзелгән иде. Филамониянең солистлары Ригина Вәлиева, Айрат Имашев, Георгий Ибушев, Игорь Макаров һәм Гөлнара Байназароваларның чыгышын тамашачы бик җылы кабул итте.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте